• Главная

Разделы


Последние записи


Намазны җиренә җиткереп укымауның һәм золым кылуның нәтиҗәсе

أخرجه الطحاوي في مشكل الآثار : حدثنا فهد بن سليمان قال: حدثنا عمرو بن عون الواسطي قال: حدثنا جعفر بن سليمان عن عاصم عن شقيق عن ابن مسعود عن النبي صلى الله عليه وسلم أنه قال: " أمر بعبد من عباد الله أن يضرب في قبره مائة جلدة، فلم يزل يسأل ويدعو حتى صارت جلدة واحدة، فجلد جلدة واحدة، فامتلأ قبره عليه نارا، فلما ارتفع عنه وأفاق قال: على ما جلدتموني؟ قالوا: إنك صليت صلاة واحدة بغير طهور، ومررت على مظلوم فلم تنصره ".
Габдуллаһ ибн Мәсгуд, радыйаллаһу ганһу тапшыра: «Аллаһның рәсүле (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) әйтте: «Аллаһ Тәгалә Үзенең колларының берсен кабердә йөз мәртәбә сугып җәзаларга әмер итте. Шул кеше Аллаһтан ялварып сорап, дога кыла башлады, җәзасын йөздән бер сугуга кадәр төшергәнче. Шул бер тапкыр сугылгач, кабере ут белән тулды. Газабы тукталгач, бу кеше аңына килде һәм сорады:  «Ни өчен сез мине шулай сугып җәзаладыгыз». Аңарга: «Син бер намазыңны тәһарәтсез укыдың, һәм золым кичергән кеше яныннан үтеп, аңарга ярдәм итмәдең»  – дип җавап бирделәр» (ас-Сахиха җыентыгы, 2774)

Подробнее


Дин тотуда сабыр булу

عن أنس بن مالك قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: يأتي على الناس زمان الصابر فيهم على دينه كالقابض على الجمر (سنن الترمذي ٢٢٦٠، تحقيق الألباني: صحيح، الصحيحة (٩٥٧))
Әнәс ибн Мәлик, радыйаллаһу ганһу тапшыра: «Аллаһның рәсүле (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) әйтте:  «Кешеләргә шундый заман җитәр, динен тоткан кеше, утлы күмер тоткан кебек булыр». (Сунан ат-Тирмизи 2260, сахих: ас-Сахиха җыентыгы, 957)

Подробнее


Гөнаһка бату бәла-казаларга китерә

رواه ابن ماجه وأبو نعيم عن عبد الله ابن عمر قال: أقبل رسول الله صلى الله عليه وسلم فقال: " يا معشر المهاجرين! خمس إذا ابتليتم بهن وأعوذ بالله أن تدركوهن: لم تظهر الفاحشة في قوم قط حتى يعلنوا بها إلا فشا فيهم الطاعون والأوجاع التي لم تكن مضت في أسلافهم الذين مضوا ولم ينقصوا المكيال والميزان إلا أخذوا بالسنين وشدة المؤنة وجور السلطان عليهم ولم يمنعوا زكاة أموالهم إلا منعوا القطر من السماء ولولا البهائم لم يمطروا ولم ينقضوا عهد الله وعهد رسوله إلا سلط الله عليهم عدوا من غيرهم فأخذوا بعض ما في أيديهم وما لم تحكم أئمتهم بكتاب الله ويتخيروا مما أنزل الله إلا جعل الله بأسهم بينهم " (حسنه الألباني)
Габдуллаһ ибн Гомәр, радыйаллаһу ганһумә тапшыра: «Бервакыт Аллаһның рәсүле (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) безнең яныбызга килеп әйтте: «Әй мөһәҗирләр! Биш нәрсә сезгә килер, һәм Аллаһ сакласын шул заманга кадәр яшәвегезне:
1. Әгәр бер халыкта зина таралса һәм аны яшерми башласалар, Аллаһ Тәгалә аларга моңа кадәр булмаган чирләр җибәрер.
2. Әгәр кешеләр үлчәгәндә киметеп үлчәсәләр, аларга корылык, ачлык килер һәм патшалары тарафыннан золым кылыныр.
3. Әгәр малларыннан зәкят түләмәсәләр, күктән яңгырлар туктар һәм хайваннар булмаса, бөтенләй яумас иде.
4. Әгәр Аллаһ һәм Аның рәсүле каршында булган бурычларын үтәмәсәләр, Аллаһ Тәгалә аларга читтән дошманнар җибәрер һәм ул дошманнар аларның кайбер әйберләрен талап алырлар.
5. Әгәр хакимнәре Корьән белән хөкем итмәсәләр, Аллаһ аларның арасында фетнә чыгарыр.» (Ас-сильсиля ас-сахиха 106)

Подробнее


Үз–үзегезгә хисап кылыгыз, сезгә хисап кылганчы!

حدثنا علي بن عبد الله، حدثنا محمد بن عبد الرحمن أبو المنذر الطفاوي، عن سليمان الأعمش، قال: حدثني مجاهد، عن عبد الله بن عمر رضي الله عنهما، قال: أخذ رسول الله صلى الله عليه وسلم بمنكبي، فقال: «كن في الدنيا كأنك غريب أو عابر سبيل» (صحيح البخاري)
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтте: «Бу дөньяда чит илдән килгән кеше кебек яки юлны аркылы чыгучы гына кебек бул» (Сахих Бухари)

Подробнее


Гашура көне уразасы

حدثنا أحمد بن عبدة قال: أنبأنا حماد بن زيد قال: حدثنا غيلان بن جرير، عن عبدالله بن معبد الزماني، عن أبي قتادة، قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «صيام يوم عاشوراء، إني أحتسب على الله أن يكفر السنة التي قبله» (سنن ابن ماجة، صححه الألباني)
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм Гашура көне уразасы турында әйтте: «Аллаһ Тәгалә узган елның гөнаһларын гафу итәр дип өметләнәм» (Ибн Маджа, сахих)

Подробнее


Кешеләр белән хәерле мөгамәлә кылу

عن أنس عن النبي صلى الله عليه وسلم قال: «لا يؤمن أحدكم، حتى يحب لأخيه ما يحب لنفسه» (صحيح البخاري)
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтте: «Берегез дә иман китермәс (берегезнең дә иманы камил булмас), хәттә кардәшенә үзенә теләгәнне теләмәсә » (Сахих Бухари)

Подробнее


Ислам нигезләре

يَا أَيُّهَا النَّاسُ اعْبُدُوا رَبَّكُمُ الَّذِي خَلَقَكُمْ وَالَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ ﴿٢١﴾
«Әй кешеләр, сезне һәм сезгә хәтле булган кавемнәрне юктан бар кылган Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз. Бәлки, сез тәкъва булырсыз»  (Бакара сүрәсе 21)

Подробнее


Хаҗ гыйбадәте

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ: أَنَّ رَسُولَ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ: «العُمْرَةُ إِلَى العُمْرَةِ كَفَّارَةٌ لِمَا بَيْنَهُمَا، وَالحَجُّ المَبْرُورُ لَيْسَ لَهُ جَزَاءٌ إِلَّا الجَنَّةُ» (صحيح البخاري)
Абу Хурайра (радыйаллаһу ганһу) тапшыра,  Аллаһның рәсүле (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) әйтте:«Ике гомрә арасында булган гөнаһлар гафу ителә һәм кабул булган хаҗның әҗере фәкать җәннәт кенә» (Сахих Бухари)

Подробнее