Гөнаһка бату бәла-казаларга китерә


رواه ابن ماجه وأبو نعيم عن عبد الله ابن عمر قال: أقبل رسول الله صلى الله عليه وسلم فقال: " يا معشر المهاجرين! خمس إذا ابتليتم بهن وأعوذ بالله أن تدركوهن: لم تظهر الفاحشة في قوم قط حتى يعلنوا بها إلا فشا فيهم الطاعون والأوجاع التي لم تكن مضت في أسلافهم الذين مضوا ولم ينقصوا المكيال والميزان إلا أخذوا بالسنين وشدة المؤنة وجور السلطان عليهم ولم يمنعوا زكاة أموالهم إلا منعوا القطر من السماء ولولا البهائم لم يمطروا ولم ينقضوا عهد الله وعهد رسوله إلا سلط الله عليهم عدوا من غيرهم فأخذوا بعض ما في أيديهم وما لم تحكم أئمتهم بكتاب الله ويتخيروا مما أنزل الله إلا جعل الله بأسهم بينهم " (حسنه الألباني)
Габдуллаһ ибн Гомәр, радыйаллаһу ганһумә тапшыра: «Бервакыт Аллаһның рәсүле (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) безнең яныбызга килеп әйтте: «Әй мөһәҗирләр! Биш нәрсә сезгә килер, һәм Аллаһ сакласын шул заманга кадәр яшәвегезне:
1. Әгәр бер халыкта зина таралса һәм аны яшерми башласалар, Аллаһ Тәгалә аларга моңа кадәр булмаган чирләр җибәрер.
2. Әгәр кешеләр үлчәгәндә киметеп үлчәсәләр, аларга корылык, ачлык килер һәм патшалары тарафыннан золым кылыныр.
3. Әгәр малларыннан зәкят түләмәсәләр, күктән яңгырлар туктар һәм хайваннар булмаса, бөтенләй яумас иде.
4. Әгәр Аллаһ һәм Аның рәсүле каршында булган бурычларын үтәмәсәләр, Аллаһ Тәгалә аларга читтән дошманнар җибәрер һәм ул дошманнар аларның кайбер әйберләрен талап алырлар.
5. Әгәр хакимнәре Корьән белән хөкем итмәсәләр, Аллаһ аларның арасында фетнә чыгарыр.» (Ас-сильсиля ас-сахиха 106)
Скачать