Мәхшәр мәйданында җыелу


عَنْ عَائِشَةَ قَالَتْ: سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ يَقُولُ: «يُحْشَرُ النَّاسُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ حُفَاةً عُرَاةً غُرْلًا» . قُلْتُ: يَا رَسُولَ اللَّهِ الرِّجَالُ وَالنِّسَاءُ جَمِيعًا يَنْظُرُ بَعْضُهُمْ إِلَى بَعْضٍ؟ فَقَالَ: «يَا عَائِشَةُ الْأَمْرُ أَشَدُّ مِنْ أَنْ يَنْظُرَ بَعْضُهُمْ إِلَى بَعْضٍ» . مُتَّفَقٌ عَلَيْهِ
Гаишә радыйаллаһу ганһа тапшыра: «Мин ишеттем, Аллаһның рәсүле (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) әйтте: «Кыямәт көнендә кешеләр яланаяк, яланөс һәм сөннәтләнмәгән килеш Мәхшәр мәйданында җыелачак. Мин: «Йә Аллаһның рәсүле, хатын-кызлар белән ирләр бергә җыелып бер-берсенә карап торачакмы?» – дип сорадым. Ул (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) әйтте:  «Йә, Гаишә, бер-берсенә карарга хәлләре бик авыр булыр» (Бухари, Муслим)
Скачать