Намазны җиренә җиткереп укымауның һәм золым кылуның нәтиҗәсе


أخرجه الطحاوي في مشكل الآثار : حدثنا فهد بن سليمان قال: حدثنا عمرو بن عون الواسطي قال: حدثنا جعفر بن سليمان عن عاصم عن شقيق عن ابن مسعود عن النبي صلى الله عليه وسلم أنه قال: " أمر بعبد من عباد الله أن يضرب في قبره مائة جلدة، فلم يزل يسأل ويدعو حتى صارت جلدة واحدة، فجلد جلدة واحدة، فامتلأ قبره عليه نارا، فلما ارتفع عنه وأفاق قال: على ما جلدتموني؟ قالوا: إنك صليت صلاة واحدة بغير طهور، ومررت على مظلوم فلم تنصره ".
Габдуллаһ ибн Мәсгуд, радыйаллаһу ганһу тапшыра: «Аллаһның рәсүле (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) әйтте: «Аллаһ Тәгалә Үзенең колларының берсен кабердә йөз мәртәбә сугып җәзаларга әмер итте. Шул кеше Аллаһтан ялварып сорап, дога кыла башлады, җәзасын йөздән бер сугуга кадәр төшергәнче. Шул бер тапкыр сугылгач, кабере ут белән тулды. Газабы тукталгач, бу кеше аңына килде һәм сорады:  «Ни өчен сез мине шулай сугып җәзаладыгыз». Аңарга: «Син бер намазыңны тәһарәтсез укыдың, һәм золым кичергән кеше яныннан үтеп, аңарга ярдәм итмәдең»  – дип җавап бирделәр» (ас-Сахиха җыентыгы, 2774)
Скачать